29 июнь 2020 яңалыклары
-
Баулы агачлары күркәмләнә
Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиясе хезмәткәрләре шәһәр буенча, бигрәк тә бүгенге көндә төзекләндерү узган Җиңү һәм Дан паркы буенча үскән агачларның артык ботакларын кисәләр, куакларны матур формага китереп тигезлиләр. Шулай ук вакыт узу белән черегән агачларны да алып ташлыйлар.
-
Кирәкмәгән кершәнне һәм кремны нишләтергә?
Һәр хатын-кызда исе, төсе ошамый яисә туры килми торган крем, кершән ише косметика булмый калмый. Кызыгып алабыз да, аннары нишләтергә белми аптырыйбыз. Ташларга да кызганыч. Хәер, ташларга ашыкмагыз. Аларны көнкүрештә дә кулланып була бит.
-
1 июльдән яңа счетчикларга күчә башлагач, халык өчен нәрсә үзгәрә?
Электр энергиясен хисаплап тору өчен шәхси һәм күп фатирлы йортларда акыллы счетчиклар куелачак.
-
Баулы районы халкының яртысыннан артыгы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде
Күпчелек халык сайлауларга вакытыннан алда баруны өстен күрә.
-
Халык санын алучылар кирәк
Халык санын алуны җәмгыятьнең портреты, дип әйтергә мөмкин. Ул халыкның демографик, икътисади һәм социаль характеристикасы буенча илнең чынбарлыктагы сурәтен чагылдыра. Берләшкән милләтләр оешмасы киңәшләре буенча, халык санын алу кимендә ун елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Чөнки бу вакыт эчендә яңа буын үсеп җитә.
-
Аппетитны алдаучы 7 алым
Артык ашамас өчен иң гади ысул – ашар алдыннан бер стакан җылы су эчеп кую.
-
Нинди җәйге аяк киеме аякларга зыян китерә?
Җәйге аяк киеме дөрес сайланмаса, сәламәтлеккә зур зыян килергә мөмкин.